Новости

Сталинград сугышы - җиңүгә борылыш

1 нче февраль көнне, Аксу авылы китапханәсендә, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, Сталинград сугышында җиңүгә багышлап, мәктәп балалары өчен "Сталинград сугышы- җиңүгә борылыш" дип исемләнгән мәгълумати чара үткәрелде.

Бөек Ватан сугышы тарихында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышы тарихында тамырдан борылыш булган әлеге сугыш совет халкының каһарманлык үрнәге булып тора. Катнашучылар Сталинград сугышы турында кыскача мәгълумат алдылар. Сугышка караган коточкыч саннар белән таныштылар. Китапханәче “200 көнлек батырлык үрнәге”исемендә китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмә аша катнашучылар Сталинград сугышында катнашкан авылдашыбыз, район Сталинградчылары, Татарстанлыларның Сталинград сугышындагы катнашы турында мәгълуматлар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, Сталинрад сугышы турында видеодәрес карадылар.

14 февраля 2024

Возврат к списку


Адрес: 422430, РТ, г. Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 155
Телефон: 8(84374) 32-3-60
E-mail: Bua.bibl@yandex.ru.