Книжные новинки
06.07.2026
Книга «Девятаевский дневник» включает в себя воспоминания доктора медицинских наук, профессора А.М. Девятаева о своём отце – лётчике-истребителе, Герое Советского Союза М.П. Девятаеве. Воспоминания относятся к трём периодам жизни семьи М.П. Девятаева: догеройскому, геройскому и послегеройскому. Многие эпизоды и материалы публикуются впервые. Книга издаётся в рамках проекта «Как становятся героями», реализуемого Фондом памяти М. Девятаева при поддержке Фонда президентских грантов.

03.07.2026
Наил Шәрифуллин Ялгыз кеше язмалары : повестьлар, парчалар, мәкаләләр

25.06.2026
"Бөкре мәхәббәте" Динә Латыпова
Мәхәббәт. Тугрылык. Хыянәт. Алдану ачысы. Әсәрдәге вакыйгалар укучыны бер мизгел эчендә бөтереп ала да үз эченә алып кереп китә. Тормыш бәхет-шатлыктан гына тормый, анда хыянәт тә, тугрылык та янәшә атлый. Үз йөзеңне саклап, чын кеше булып калу, инде мәңге чишелмәс дип уйлаган вакыйгаларның дөрес чишелешен күрү - укучыны уйланырга мәҗбүр итә.
24.06.2026
В библиотеке семейного чтения оформлены книжные выставки « Новые книги», «Яна китаплар»,где представлены художественная,документальная,научно-популярная литературы на татарском,русском,чувашском языках для взрослых и детей. Уважаемые читатели,ждем вас в библиотеке семейного чтения!

15.06.2026
Бакый Урманче: фәнни-популяр җыентык / Төз.: Мөхәммәтшин З. Г.
Бу җыентык татар халкының сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе, күренекле рәссам, скульптор Бакый Идрис улы Урманченың тормышы һәм иҗатына багышлана. Җыентыкка, нигездә, Урманченың шәхси архивында сакланган язма мирасы: сынлы сәнгать тарихына, аның теориясенә, тел мәсьәләсенә караган язмалары, шигырьләреннән үрнәкләр урнаштырылды. Шулай ук китапта мәшһүр рәссамның шәхси хатлары, документлары, хатирәләре дә урын алды. Җыентык Б. Урманченың иҗаты, татар мәдәнияте белән кызыксынучыларга, фән һәм сәнгать әһелләренә файдалы чыганак булыр дигән теләктә калабыз.

10.06.2026
Фонд Центральной библиотеки пополнился новыми изданиями на чувашском языке.

27.04.2026
Буа муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханәсенең” уку залында танылган татар язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» («Татарский мир») газетасының баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиевнең “Партизан Зәки Нури” исемле әдәби-документаль романы буенча “Бер китап күргәзмәсе” оештырылды. Китап 2025 елда “Идел-Пресс” нәшриятында басылган. Роман күренекле татар шагыйре, легендар партизан, Белоруссия партизаннар отрядының разведка командиры, Орша шәһәренең мәртәбәле гражданы Зәки Нури тормышына багышланган.
Китап үз укучыларын көтә!

05.02.2026
Бер китап күргәзмәсе.
Буа муниципаль районы Җирлекара үзәк китапханәсенең уку залында якташыбыз Фирдүс Гыймалетдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” исемле китабы буенча “Бер китап күргәзмәсе” ясалды. Бу повесть махсус хәрби операциядә катнашучы Илнур Хәертдиновның тормыш һәм сугышчан юлы турында. Татарстан Республикасында оештырылган “Тимер” батальонының Фаза хәрби кушаматлы сугышчысы 200ләп яралыны “Урал” мотоциклында алгы сызыктан эвакуацияли. Әсәр чынбарлыктагы вакыйгаларга һәм документаль материалларга нигезләнә.
Илнур ике тапкыр Батырлык ордены кавалеры була, “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләнә. 2024 елның 6 июнендә Угледар янында үз хезмәттәшләрен коткарганда һәлак була.
Әсәр Татарстан Язучылар берлегенең “Каһарманнар дәвере” проекты кысаларында иҗат ителде.
Китапханә үз укучыларын көтеп кала.

04.02.2026
Выставка одной книги
В Читальном зале Межпоселенческой центральной библиотеки Буинского муниципального района РТ оформлена выставка по книге журналиста и писательницы Ирины Кузьминой.
Публицистическое произведение под названием «Ангел малта, эпир ун хыççăн» («Ангел впереди, мы за ним») посвящено нашим современникам — участникам СВО и волонтёрам, чьи судьбы и поступки стали символом мужества и добра.
Автор, Ирина Николаевна Кузьмина, — член Союза чувашских писателей Татарстана и корреспондент газеты «Сувар». Она родилась и выросла в селе Матаки Дрожжановского района РТ .
В книгу включена статья об уроженце д.Альшеево Буинского района, героически погибшего при исполнении воинского долга, гвардии-ефрейтора, разведчик-пулемётчика 31-йУльяновской штурмово-десантной бригады Михаиле Григорьевиче Афанасьеве. Указом Президента Российской Федерации он награждён Орденом мужества (посмертно).
Книга издана при поддержке Комиссии при Раисе Республики Татарстан по вопросам сохранения, развития татарского языка и родных языков представителей народов, проживающих в Татарстане.
Книга-новинка ждёт своих читателей!

31.12.2025
"ДЛЯ ВАС, РЕБЯТИШКИ, ЭТИ НОВЫЕ КНИЖКИ"
Книга -это великое сокровище, источник знания и мудрости. Она открывает новые горизонты, учит добру. Дорогие друзья, предоставляем вашему вниманию яркие и красочные новинки детской литературы, поступившие в фонд библиотеки.
Найдите время для чтения!
Читайте с удовольствием!
