"Ишеттем мин кичә берәү җырлый..." әдәби-музыкаль кичә
Гаилә белән уку китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 яшь тулу уңаеннан "Ишеттем мин кичә берәү җырлый..."исемле әдәби-музыкаль кичә булып үтте.М.Вахитов исемендәге мәктәп-гимназиянең 2"А" сыйныфы укучылары Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар,шигырьләрен сөйләделәр,аның шигырьләренә язган җырлар тыңладылар,викторина сорауларына җавап бирделәр,Тукайның әсәрләре буенча куелган мультфильмнар карадылар.Чара "Туган тел"җыры белән төгәлләнде.




25 апреля 2024