Бер китап күргәзмәсе

Бер китап күргәзмәсе.
Буа муниципаль районы Җирлекара үзәк китапханәсенең уку залында якташыбыз Фирдүс Гыймалетдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” исемле китабы буенча “Бер китап күргәзмәсе” ясалды. Бу повесть махсус хәрби операциядә катнашучы Илнур Хәертдиновның тормыш һәм сугышчан юлы турында. Татарстан Республикасында оештырылган “Тимер” батальонының Фаза хәрби кушаматлы сугышчысы 200ләп яралыны “Урал” мотоциклында алгы сызыктан эвакуацияли. Әсәр чынбарлыктагы вакыйгаларга һәм документаль материалларга нигезләнә.
Илнур ике тапкыр Батырлык ордены кавалеры була, “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләнә. 2024 елның 6 июнендә Угледар янында үз хезмәттәшләрен коткарганда һәлак була.
Әсәр Татарстан Язучылар берлегенең “Каһарманнар дәвере” проекты кысаларында иҗат ителде.
Китапханә үз укучыларын көтеп кала.
6 февраля 2026