"Балачак илендә"- шигъри сәгать
Балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел. Шул уңайдан Иске Суыксу авылы китапханәсендә"Балачак илендә" дип аталган шигъри сәгать үтте.Шул исемдә китап күргәзмәсе төзедек.Кичәдә сәнгать җитәкчесе һәм 3,4 нче сыйныф укучылары,сыйныф җитәкчеләре Гөлгенә Фатыховна,Диләрә Сәхәутдиновналар катнашты.Иң алдан язучының тормыш юлы,иҗаты белән таныштырып үттем.Низамова Алинә,Мусин Назил,Закирова Альмира һ.б. шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләп, алар буенча фикер алыштык.Кичәнең икенче өлешен китапханәгә яңа кайткан китаплар укуга багышладык. "Яңа китап - яңа дус" күргәзмәсендә укучылар өчен яңа китапларның кыскача эчтәлеге , китапларны саклау серләре турында сөйләдем.
#ИскеСуыксу #китапханэ
#ИскеСуыксу #китапханэ
17 ноября 2023