Шәрәф Әхмәдулла

Шәрәф Әхмәдулла Гомерләрен иҗади эшчәнлеккә багышлаган татар зыялылары арасында Шәрәф (улла) Әхмәдулла улы Әхмәдуллинның да үз урыны бар. 
Ул- галим- педагог, әдәбият белгече, әдәби- тәнкыйтче, публицист, шагыйрь һәм хикәяче.
Аның тормыш юлы- ул җәяүле кеше юлы, төрле киртәләрне җиңеп, бик күп авырлыклар баштан кичереп, тырыша- тырмаша, һаман алга, югарыга күтәрелү юлы.
Татарстан җөмһүрияте, Буа районы, Толымбай авылы. Шушы авылда 1918 елның 14 енче декабрендә игенче Әхмәдулла белән Гайниҗамал гаиләсендә сигезенче бала- төпчек бала дөньяга килә. 
Анарга Шәрәф (улла) дип исем кушалар.
Малайның шәхес буларак формалашуына Толымбай авылы, аның тирәлеге зур йогынты ясый. Шушы авылның күл буена урнашкан кечкенә генә башлангыч мәктәбенә ул укырга йөри.  Ләкин ярлылык Шәрәфне мәктәп белән саубуллашырга мәҗбүр итә.
Иртә башланган хезмәт мәктәбе бер яктан малайна тормышка өйрәтсә, икенчедән аңарга яңадан укуга булган теләкне кабызып җибәрә. Ниһаять Шәрәф кабат укуга тартыла. Буадагы М.Вахитов исемендәге мәктәп укучысы була. Ләкин яшьлеккә хас актив тормыш 1937 елда Буадагы кулга алулар башлану белән бик нык үзгәрә. Шәрәфне комсомолдан чыгаралар. Моннан соң Шәрәф Әхмәдуллин үзенең укуын Казан педагогия институ каршындагы рабфакта дәвам итә.
Бу елларда Шәрәф  Әхмәдуллин да каләмдәшләреннән калышмый, аның да иҗади шәхес булып формалашу чоры бара, шигырьләре «Яшь Ленинчы» дә, «Алмаш», «Туган ил» альманахларында басылып чыга.
Рабфакны тәмамлап, бер ел Сарман урта мәктәбендә укыткач, Ш.Әхмәдуллин 1939 елда Казан педагогия институтына укырга керә.
1946-1950 дә Ш.Әхмәдуллин – яңадан студент. 1950-1956 да Зеленодольск шәһәрендәге 5 ече татар мәктәбендә немеө теле укытучысы. 1956-1958 дә хезмәт юлы аны Мәләкәс педагогия институтына китерә. Биредә ул – өлкән укытучысы. Аннары 1958-1967 дә ул Ижевск авыл хуҗалыгы институтында: башта ассистент, соҗра, 1963 елның 28 июнендә Мәскәү педагогия институтының Гыйлми Советында диссертация яклагач,- кафедра мөдире, 1965 елның 28 апреленнән ул- доөент. Ниһаять, 1967-1988 дә ул- Казан педагогия институтында чит телләр кафедрасы мөдире. 
Иҗади шәхес булып формалашу барышында иң беренче булып, аның таланты шигърияттә ачыла башлый. Бу сиксәненче еллар ахыры, туксанынчы еллар башы аерата нәтиҗәле булаларю Бик күп шигырьләр иҗат ителә. Алар- заман сулышы белән тын алучы шигырьләр иҗат ителә . Алар заман сулышы белән тын алучы шигырьләр. Аларга аңлаешлы шигъри фикер, җиңел агышлы ритм хас.
Иҗади эшчәнлек дәвамында Ш.Әхмәдуллин үзендә тагын  бер сыйфатны ача: ул әдәбият белгече, әдәби- тәнкыйтьче. 
Бүгенге көндә Ш.Әхмәдуллин 7 китап авторы. Шуларның өчесе – немец, берсе- рус, калганнары татар телендә.

Возврат к списку

Адрес: 422430, РТ, г. Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 155
Телефон: 8(84374) 32-3-60
E-mail: Bua.bibl@yandex.ru.