Рифат Сәлах

Рифат Сәлах Рифат Сәлах (Рифат Гали улы Сәлахов) тел-әдәбият белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Беренче шигырен бишенче сыйныфта яза. Унынчы-унберенче сыйныфларда белем алганда, район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларда катнаша.
Ул 2004 елдан актив иҗат итә башлый. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсендә чыныгу ала. 2007-2009 елларда әлеге берләшмәнең студентлар ягыннан җитәкчесе була.
Студент чагында Казан дәүләт университетының татар студентлары газетасы «Тәрәзә»не чыгаруда катнаша. 2006-2009 елларда әлеге газетаның баш мөхәррире урынбасары булып эшли.
Татарстан Республикасы Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Иделем акчарлагы — 2005» конкурсында шигърият буенча беренче урынга, «Иделем акчарлагы — 2006»да «Гран-прига», Казан дәүләт университеты үткәргән Идел-Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесе «Шигъри Сабантуй — 2006» — икенче, «Шигъри Сабантуй — 2008»дә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Шигырьләре матбугатта даими басыла, «Безнең гәҗит», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре» газеталарында мәкаләләре дөнья күрә.
Азәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә[1]. 2016 елның апрелендә «Аразбары» исемле тәрҗемә китабы чыга.
2009 елның март-апрель аенда «Акчарлак» газетасында юрист. 2009—2010 «Идел» журналында бүлек мөхәррире. 2011-2012 «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөхәррире. 2012-2013 «Дарелфөнүн» газетасы баш мөхәррире. 2013-2014 Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге җитәкчесе. 2016 елдан Татарстан китап нәшриятында мөхәррир.
Төп басма китаплары:
Күңел бөртекләре: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Ә.Рәшит. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 111 б. — 2000 д.
Яшел ай: шигырьләр / кереш сүз авт. Л.Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 144 б. — 2000 д.
Ташта үскән гөлләр : шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. — 143 б. — 2200 д.
Кызыл юл / Алый путь : шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан: Ак бүре, 2015.
Ак фәрештә: шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. — 144 б. — 2500 д.

Возврат к списку

Адрес: 422430, РТ, г. Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 155
Телефон: 8(84374) 32-3-60
E-mail: Bua.bibl@yandex.ru.