Лилия Сәләхетдинова

Кечкенә чакта сөякләре сынып дөрес ялганмыйча кабат-кабат сынулары сәбәпле үз формаларын югалталар. Гәүдә үсмәгәч, кыз йөри алмас була. Бу җитешсезлекләр аркасында кайбер мөмкинлекләр чикләнсә дә, тулаем алганда, диагнозы аңа яшәргә комачауламый. Мәктәптә алырга тиешле белемне өйдә ала, укытучылар килеп укыталар. Үзлегеннән компьютер кулланырга өйрәнә.
Лилия Сәләхетдинова «Иҗатымда минем тормышышым» (2012), «Күңелем көндәлеге» (2013) җыентыклары авторы.
Авторның өченче китабы «Ярдәм» «Зур Казан» басмаханәсендә Казан мэры Илсур Метшинның ярдәмендә нәшер ителде. Лилия Сәлахетдинованың шигырьләре тормыш, мәхәббәт һәм мәңгелек кыйммәтләр хакында. Соңгы вакытларда рухи тематика да Лилиянең шигырьләренә үтеп керде. Китапның кереш өлешендә Лилия Сәлахетдиновага Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев үзенең киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен биргән. Шигырьләр иҗат итә башлавына 16 ел була. Танылган композитор Оскар Усманов белән бергәләп җырлар яза башлыйлар. Ул көй язып кына калмый, җырчыларга тәгъдим итеп, аларны яздырып – автор буларак Лилия Сәлахетдинованың барлыгын кешеләргә күрсәтә. Аларның уртак иҗат җимеше - Лилия Хәмитова репертуарында бар («Ялгышларга юл куйма»), шулай ук Артур Бәдретдинов («Танышулар»), яшь җырчы Гөльназ Шакирова («Мәхәббәтсез булмый дөньяда»), Энҗе Шәймурзина («Мәхәббәт») җырлары. Гөльназ Шакирова «Мәхәббәтсез булмый дөньяда» җырына узган ел клип та төшертә. Һәм барлык чыгарылыш укучыларына һәм шулай ук мәктәпне инде күптән бетергән, гел сагынып искә алучылар өчен композитор Айнур Шәрапов исемле егет ярдәмендә яңа җыр туа. Ул «Мәктәп еллары» дип атала.