Әхмәт Рәшит

Әхмәт Рәшит Әхмәт Рәшит 1936 елның 25 мартында Татарстан АССРның Буа районы Яңа Чәчкап авылында колхозчы гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, туган авылында җидееллык, күрше Олы Тархан авылында һәм Буада урта белем алгач, ул 1954 елда Казан дәүләт университетына укырга керә.
1960 елдан Татарстанның Апас район газетасында, 1961 елдан Казан һәм Лениногорск телевидение студияләрендә, 1968 елдан Казан шәһәрендәге төрле матбугат органнарында эшли. 1976 елдан ул Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубы директоры, 1988 елдан Татарстан радиосында мөхәррир булып эшли.
Әхмәт Рәшитовның «Ясалма кеше» исемле беренче шигыре 1952 елда «Чаян» журналында басыла. Нигездә публицистик поэзия өлкәсендә эшләүче шагыйрь берничә күләмле поэма, «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк» кебек популяр җырлар иҗат итә, күп кенә шигъри җыентыклар бастырып чыгарды.
Төп басма китаплары:
Хатирә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 95 б. – 3000 д.
Сәяхәтнамә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 79 б. – 4500 д.
Кояшлы ил – бәхет иле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 59 б. – 10000 д.
Киек Каз Юлы: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 64 б. – 5500 д.
Күңел кыңгыраулары: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 192 б. – 11000 д.
Давыллар кайтавазы: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 80 б. – 36000 д.
Иман яңартканда: публицистика, тәнкыйть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 159 б. – 1000 д.
Таң илчесе: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 286 б. – 2000 д.
Фидаиләр: поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 80 б. – 2000 д.
Язмыш җилләре: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. З.Мансуров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б. – 2000 д.
Млечный путь: стихотворения, поэма / пер. с татар. А.Руденко. – М.: Современник, 1983. – 48 с. – 5000 экз.

Возврат к списку

Адрес: 422430, РТ, г. Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 155
Телефон: 8(84374) 32-3-60
E-mail: Bua.bibl@yandex.ru.