Камалиев Тауфик Салихович

Камалиев Тауфик  Салихович Камалиев Тауфик  Салихович (р.03.02.1940, с. Каменный Брод Буинского района- 13.02.1980, Казань), поэт. Работал Слесарем 0 сборщиком в Казанском заводе им. С.П.Горбунова (1958-61). Окончил Казанский университет (1966). Литературный сотрудник в редакциях журнала «Ялкын», газеты «Социалистик Татарстан» (1976-78), старший редактор в Комитете по телевидению и радиовещанию  СМ ТАССР (1973-75). Камалиев Т. в литературу пришел в начале 1960-х Первый сборник «Ромашкалар эзлим» («Ищу ромашки») овеянный романтическим веянием о родной земле,юности и земляках- буинцах вышел в 1967. В последующих книгах стихов «Сабыр канатлары сынмый» «У терпеливого не ломаются крылья», 1968), «Адымнар» («Шаги», 1969),  «Сезгә генә сөйлим» («Говорю только вам», 1070), «Хәләл көчем белән» («Честным трудом», 1972) автор стремится мысли - мечты рядового труженика изложить в стихотворные строки. Последняя его книга «Ак өметләр» («Белые надежды» увидела свет уже после смерти поэта.
Тәүфикъ Камалиев (Тәүфикъ Сәлих улы Камалетдинов) 1940 елның 3 февралендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туа. Алтынчы-җиденче сыйныфка кадәр туган авылы һәм Апае районының Кызыл Тау мәктәпләрендә укый. Җиденче сыйныфны Казанда тәмамлый. Аннары икееллык техник училищеда слесарьлык һөнәренә өйрәнеп, 1958-1961 елларда Казанның С.Горбунов исемендәге заводында слесарь-җыючы булып эшли. Бер үк вакытта кичке урта мәктәптә укуын дәвам иттерә. 1961—1966 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, озак еллар, гомеренең соңгы көннәренә кадәр (Т.Камалиев 1980 елның 13 февралендә кинәт вафат була), Татарстан телевидениесендә өлкән мөхәррир, С.Горбунов исемендәге авиация берләшмәсенең «Алга» исемле күптиражлы газетасында мөхәррир, «Ялкын» журналы, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Т.Камалиев әдәбиятка узган гасырның алтмышынчы еллары башында килә. Аның туган җир, яшьлек, студентлар тормышы, якташлары турындагы романтик яңгырашлы лирик шигырьләрен үз эченә алган «Ромашкалар эзлим» исемле беренче җыентыгы 1967 елда басылып чыга. Шуннан соң дөнья күргән «Сабыр канатлары сынмый» (1968), «Озата бармагыз» (1969) исемле җыентыклары тулысынча диярлек производство һәм эшчеләр тормышына багышланган. «Сезгә генә сөйлим» (1970), «Хәләл көчем белән» (1972), «Яшьлеккә кайту» (1978) исемле җыентыкларында да шагыйрь, үз темасына тугрылыклы калып, гади хезмәт кешеләренең уй-хисләрен шигъри юлларга салырга омтыла. Т.Камалиев — 1971 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Возврат к списку

Адрес: 422430, РТ, г. Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 155
Телефон: 8(84374) 32-3-60
E-mail: Bua.bibl@yandex.ru.