Динә Камалетдинова

Ятимлекнең ачысын татып үскән Динә беркайчан югалып калмый. Мәктәптә дә укый, почтальон булып та эшли. Шул ук вакытта фермада эшләргә дә вакыт таба. Үзенең тырышлыгы белән Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ләкин укып бетерергә насыйп булмый. Ул 1972нче елда Иске Суыксу авылы егете Фәязга тормышка чыга. Шул елларда авыл советында секретарь булып эшли. 1974нче елда кызы Гөлнара, ә 1975нче елда улы Рафаэль һәм 1981нче елда кече улы Рушан дөньяга килә. 1982нче елда «Татарстан» колхозына хәреф җыючы булып эшкә күчерелә.
Тормышта булса да шагыйрә иҗатын ташламый. Күп кенә җыр текстлары һәм шигырьләр яза. Аларның күпчелегенә якташы Фирзәр Мортазин көй яза. Аның җырларын үзешчәннәр дә, танылган артистлар да яратып башкаралар. Динә Камалетдинова шигырьләре нәрсә белән җәлеп итә соң? Ул купшы сүзләр, ясалма образлар артыннан кумый, ә үзе белгән, күргән вакыйгаларны гади, ләкин ышандырырлык, күңелләргә үтеп керерлек итеп яза белә. Туган якның матур табигате, якташларыбызның намуслы хезмәте аңарда соклану тудырып кына калмый, ә шигырь юлларына әйләнә.
Динәгә тормыш бик җиңел бирелми. Ул яшьли тол калып өч баласын һәм ике әнисен (кайнана) тәрбияли. Хәзерге вакытта балалары тормышлы, ә әниләре картаеп гүр ияләре булдылар.
Динә Камалетдиова инде ялда булса да, иҗат эшен дәвам итә. Шигырьләре район газетасында һәм шулай ук «Заман», «Татарстан яшьләре»ндә басылып тора.
1969 елда шигырьләре Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Беренче карлыгачлар» җыентыгында урын ала.
2008 елда «Син минем бәхет җырым» диеп исемләнгән китабы чыга.
2016 елда хикәяләре тупланган «Узып барышлый» дип исемләнгән китабы чыгарылды.