Литературные объединения
Буа Үзәк китапханәсе каршында 1986 елдан башлап “Бөреләр”, бүгенге көндә “Шигъри моңнар” дип исемләнгән шигърият сөючеләр клубы эшли. Клубның үз советы, максаты, девизы һәм уставы бар.
Клубның максаты: шигърият сөючеләрне берләштерү, бигрәк тә яшь каләм осталарын һәм җирле шагыйрәләрене. Күңелле очрашулар, шигъри сәгатьләр , әдәби – музыкаль кичәләр аша укучыларга җиткерү. Клубның төп кунаклары: танылган шагыйрәләр: Динә Камалетдинова, Гөлнур Айзат, Гөлшат Мохтарова, Фирдәвес Зиатдинова, Илдар Нуруллиннар һ.б.
“Шигъри моңнар” клубы җирле шагыйрәләр белән очрашуны авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә дә үткәрә.